Вернуться к обычному виду

Түбән Камада Эчке гаскәрләр көнен билгеләп үттеләр

 
Түбән Камада Эчке гаскәрләр көнен билгеләп үттеләр 01.04.2013

Түбән Камада Эчке гаскәрләр көнен билгеләп үттеләр

Түбән Камадагы 5561нче хәрби часть Эчке гаскәрләр көнен тантаналы рәвештә билгеләп үтте.

Сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында уздырылган митингта хәрби хезмәткәрләрне, муниципаль район башлыгы исеменнән башлыкның киңәшчесе Григорий Китанов котлады. Алдынгыларга грамоталар һәм күкрәк билгеләре тапшырылды. Ахырдан һәйкәл янына чәчәкләр куелды.  

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования