Вернуться к обычному виду

Түбән Кама музыкант кызлары фестиваль-конкурс лауреатлары булды

 
Түбән Кама музыкант кызлары фестиваль-конкурс лауреатлары булды 27.03.2013

Түбән Кама музыкант кызлары фестиваль-конкурс лауреатлары булды

Елена һәм Ирина Давыдовлар Түбән Кама данын республикада гына түгел, Россия күләмендә дә таныттылар.

Февраль аенда Кострома шәһәрендә Бөтенроссия музыкаль иҗат фестиваль-конкурсы узды. Анда катнашучылар җыр, бию, төрле уен коралларында уйный белү осталыкларын күрсәткәннәр. Бу фестивальгә Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Тагил, Архангельск, һ.б. бик күп шәһәрләрдән сәнгать осталары килгән. Конкурс шартлары буенча, катнашучылар ике әсәр башкарырга тиеш булган. Түбән Кама кызлары – 4нче балалар музыка мәктәбендә укучы Елена Чурашова (домра) һәм шушы мәктәпнең педагогы – концертмейстр Елена Давыдова татарның танылган композиторы Фәрит Яруллин әсәрен башкарганнар. Мәскәү, Санкт-Петербург кебек шәһәрләрдән килгән мәртәбәле жюри аларны югары бәяләгән. 

Аңа кадәр Казанда балалар һәм яшьләрнең II республика фестиваль-конкурсы булып, анысында Елена Давыдова – Түбән Кама музыка колледжының 4нче курс студенты Ирина белән катнашканнар иде. Татарстаннан гына түгел, Казахстан, Ханты-Манси округыннан, Марий-Эл, Башкортстан һ.б. төбәкләрдән килгән яшь музыкантлар көч сынашкан бу ярышта да, һәрберсе үз группасында 2нче дәрәҗәдә лауреат исемен алып кайттылар.   

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования