Вернуться к обычному виду

Түбән Камада Нәүрүз гөрләп узды

 
Түбән Камада Нәүрүз гөрләп узды 26.03.2013

Түбән Камада Нәүрүз гөрләп узды

Түбән Каманың Халык иҗаты йорты каршындагы мәйданда Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. 

Бәйрәмчә бизәлгән мәйданда сәүдә рәтләре тезелеп киткән, аларда төрле тәм-том белән сыйланырга мөмкин иде. Әзербайҗан һәм таҗик милли-мәдәни җәмгыятьләре алып килгән пылау һ.б. милли ризыклар халык күңеленә аеруча хуш килде.

Халык иҗаты йортына керү юлындагы үзәк сәхнәдә театральләштерелгән тамаша һәм концер барды. “Илһам”, “Нардуган”, “Талир тәңкә” һәм башка җыр-бию коллективлары чыгышын тамашачылар яратып карады. Мәйданның төрле почмакларындагы милли “пятачок”ларда Бөтендөнья татар конгрессы бүлеге, башкорт, таҗик һәм әзербайҗан милли-мәдәни җәмгыятьләре вәкилләре үз осталыкларын күрсәтте.

Бирегә җыелган халыкны Түбән Кама муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лидия Тартмина һәм Түбән Кама шәһәренең баш архитекторы, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге президуымы әгъзасы Фирдәвис Ханов котлап, Нәүрүзнең халыклар дуслыгы бәйрәме булуын ассызыкладылар.

Бәйрәмдә бар халык – яше-карты, бала-чагасы рәхәтләнеп ял итеп, күтәренке күңел белән таралышты.    

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования