Вернуться к обычному виду

Түбән Кама Мэры Айдар Метшин мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

 
Түбән Кама Мэры Айдар Метшин мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады 25.03.2013

Түбән Кама Мэры Айдар Метшин мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы, шәһәр Мэры Айдар Метшин мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
“Кадерле мәдәният хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлыйм.

Мәдәният хезмәткәрләре – билгеле бер вазифа башкаручы гадәти белгечләр генә түгел, ә безне чолгап алган һәм көндәлек тормышта күпләребез игътибар да итми торган гүзәллекне бөтен нечкәлеге белән тоючылар, күрә белүчеләр.

Сезнең тырышлык нәтиҗәсендә, Түбән Кама җирендә яшәүче халыкларның традицияләре, гадәтләре һәм мәдәниятләре яңара, үсә, млләтара элемтәләр ныгый. Бүгенге көндә Түбән Каманың республикадан читтә – бик ераклар да билгеле булган талантлы иҗат коллективлары, артистлары белән белән, чиксез горурланабыз. Иҗатыгыз, эш дәртегез, кешеләргә шатлык өшүегез, гүзәллекне ярату хисләре уятырга омтылуыгыз өчен, рәхмәт сезгә!

Сезгә иҗади уңышлар, бәхет, бетмәс-төкәнмәс илһам, барык идеяләрегезнең дә тормышка ашуын, үзегезгә һәм якыннаргызга иминлек телим”, - диелә Айдар Метшин котлавында.       

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования