Вернуться к обычному виду

Түбән Кама пенсионерлары белем ала

 
Түбән Кама пенсионерлары белем ала 25.03.2013

Түбән Кама пенсионерлары белем ала

Түбән Кама пенсионерлары университетының беренче чыгарылышы булды.

Гадәти булмаган бу университет моннан ярты ел элек шәһәребездәге алты уку йортында оештырылган иде. Теләкләре булган актив пенсионерлар анда студент булып, хокук белеме, психология, ландшафт дизайны, сәламәтлек яшәү рәвеше, чит телләр, компьютер технологияләре һәм иҗат факультетларында белем алдылар. Уку программасы 72 сәгатькә исәпләнгән иде.

Чыгарылыш тантанасында әлеге пенсионерларга махсус дипломнар тапшырылды. Аларны Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Сәмигуллин котлады. 

Пенсионерлар университетына яңадан кабул итү 1 сентябрьдән башланачак, факультетлар санын арттыру да күздә тотыла. 

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования