Вернуться к обычному виду

Түбән Кама муниципаль район башлыгы Айдар Метшин торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәме белән котлады

 
Түбән Кама муниципаль район башлыгы Айдар Метшин торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәме белән котлады 17.03.2013

Түбән Кама муниципаль район башлыгы Айдар Метшин торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәме белән котлады

Түбән Кама муниципаль район башлыгы, шәһәр Мэры Айдар Метшин торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәме белән тәбрикләде. 

“Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне 17 мартта билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Торак-коммуналь хуҗалык – илебез икътисадының иң катлаулы тармакларыннан берсе. Бүгенге көндә Түбән Кама илнең иң төзек шәһәрләренең берсе булып санала икән, монда сезнең дә өлешегез зур. Шәһәрдәшләребезнең уңайлы тормышы, яхшы кәефе – сезнең кулда. Алга таба да алдыгызда торган бурычларны уңышлы үтәү, шәһәребезне тагын да матуррак, яшәр өчен уңайлы итү өчен тырышып эшләрсез, дип өметләнәм.

Сезгә ныклы сәламәтлек, хезмәтегездә уңышлар, гаилә иминлеге, шәһәрдәшләребездән бары тик рәхмәт сүзләре генә ишетүегезне телим, - диелә шәһәр Башлыгы Айдар Метшин тәбрикләвендә.  

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования