Вернуться к обычному виду

Айдар Метшин Түбән Кама хатын-кызларын 8 март бәйрәме белән котлады

 
Айдар Метшин Түбән Кама хатын-кызларын 8 март бәйрәме белән котлады 08.03.2013

Айдар Метшин Түбән Кама хатын-кызларын 8 март бәйрәме белән котлады

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр Мэры Айдар Метшин Түбән Кама хатын-кызларын 8 март уңаеннан котлады.

“Кадерле хатын-кызлар!

Язгы якты бәйрәм – хатын-кыз гүзәллеге һәм сөюе билгесе булган 8 Март уңаеннан ихлас күңелемнән котлыйм.

Һәрбер ир-егет язмышында хатын-кыз мөһим роль уйный. Сез безгә гомер бүлек итәсез, иң авыр мизгелләрдә рухи ныклык бирәсез һәм безнең йөрәктә иң җылы хисләр уятасыз. Кадерле әниләребез, әбиләребез, апа һәм сеңелләребез, хатыннарыбыз һәм хезмәттәшләребез, үзебезнең уңышлар өчен, без нәкъ менә сезгә бурычлы.

Кайда һәм кем булып эшләсәгез дә, кадерле хатын-кызларыбыз, сез – илһам чыганагы, тырышлык үрнәге булып торасыз һәм, шул ук вакытта, үзегезнең төп вазифагызны – гаилә учагы җылысын саклау, кешелек дәвамчылары тәрбияләүне бер генә минутка да исегездән чыгармыйсыз.

Түбән Камадагы барлык буын хатын-кызларын бәйрәм белән тәбрик итәм. Тормышыгызда шатлыклы һәм сөенечле мизгелләр күбрәк булсын. Ныклы сәламәтлек, иминлек, игелек һәм олы бәхетләр насыйп булсын сезгә!” – диелә шәһәр Башлыгытәбрикләвендә. 

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования