Вернуться к обычному виду

Түбән Каманың муниципаль хезмәткәрләре командасы Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасында хоккей турнирында икенче урын яуладылар

 
Түбән Каманың муниципаль хезмәткәрләре командасы Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасында хоккей турнирында икенче урын яуладылар  04.03.2013

Түбән Каманың муниципаль хезмәткәрләре командасы Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасында хоккей турнирында икенче урын яуладылар

Күптән түгел муниципаль хезмәткәрләр командасы Түбән Камага әйләнеп кайтты. Ике көн дәвамында алар Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасында көч сынаштылар. Түбән Кама командасы хоккей турнирында икенче урын яулады, ә чаңгы ярышында республиканың иң көчле ун командалары санына керде. 
  
Хоккей турнирына килгәндә, ул ике көн дәвамында «Зилант», «Ак Бүре» һәм «Триумф» Боз ареналарында узды. Түбән Кама хоккейчыларының җыелма командасы үзен бик оста, чын профессионаллар буларак күрсәтте. 

Ярышта түбәнкамалылар, алга бары тик Казан командасын уздырып, дәрәҗәле икенче урын яуладылар. Шулай ук, Түбән Кама муниципаль районы командасыннан Түбән Уратма авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллин «Яхшылардан яхшысы» номинациясендә җиңүне яулады. Ярышларның гомуми нәтиҗәсе буенча Яшел Үзән һәм Теләче муниципаль районы командалары үзара өченче урынны бүлештеләр.  

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования