Вернуться к обычному виду

Кама Аланы яшьләре солдатларга котлау хатлары юлладылар

 
Кама Аланы яшьләре солдатларга котлау хатлары юлладылар 20.02.2013

Кама Аланы яшьләре солдатларга котлау хатлары юлладылар

Армия сафларында хезмәт итүче солдатларга ярдәм итү максаты белән, Кама Аланында «Солдатка - хат» дип исемләнгән район акциясе игълан ителде. Әлеге чараны «Радуга» үзәгендә эшләп килүче балаларның район думасы оештырды.

Депутатлар-активистлар төркеме Кама Аланы егетләре хезмәт иткән хәрби частьләрнең адресларын тупладылар, котлау открыткалары ясап, хатлар әзерләделәр. 

Әлеге акциягә, шулай ук, Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы Айдар Метшин һәм шәһәр тибындагы «Кама Аланы» поселогы муниципаль берәмлеге Башлыгы Александр Павлов та кушылды. Алар әлеге идеяне хуплап, үзләреннән дә котлау открыткалары әзерләделәр. 

Барлыгы Россия армиясе сафларында Кама Аланынан 38 егет хезмәт итә. Аларның барысын да котлау открыткалары белән бүләклиячәкләр. 

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования