Вернуться к обычному виду

Түбән Камада шәхси эшмәкәрләрнең үз иҗтимагый советы булачак

 
Түбән Камада шәхси эшмәкәрләрнең үз иҗтимагый советы булачак 18.02.2013

Түбән Камада шәхси эшмәкәрләрнең үз иҗтимагый советы булачак

Түбән Камада шәхси эшмәкәрләр иҗтимагый советының әгъзаларын сайлый башладылар. Кече яки урта бизнес белән идарә итүче һәрбер эшмәкәр әлеге советка керү өчен гариза тапшыра алалар. 

Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайтында махсус бүлек ачылган. Биредә һәрбер бизнесмен үз- үзен тәкъдим итә ала.

Гаризалар 21 февральгә кадәр кабул ителә. 22-28 февральдә кандидантлар сайланачак һәм сайлау нәтиҗәләре 1 мартта игълан ителәчәк.

4 мартта шәхси эшмәкәрләр иҗтимагый советының беренче утырышы узачак. Биредә әлеге советның рәисе сайланачак. Ул шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау вазифасын башкаручы карамагындагы Республиканың иҗтимагый советында түбәнкамалыларның мәнфәгатьләрен яклаячак. 

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования