Вернуться к обычному виду

Алинә Кабаева Түбән Камада халыкны кабул итте

 
Алинә Кабаева Түбән Камада халыкны кабул итте 18.02.2013

Алинә Кабаева Түбән Камада халыкны кабул итте

Узган җомгада Россия Федерациясенең Дәүләт Дума депутаты Алинә Кабаева эшлекле сәфәр белән янәдән Түбән Камага килде. 

Эшлекле сәфәр барышында ул «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлегендә халыкны кабул итте. Танылган спортчы һәм сәясәтче белән әңгәмәгә 14 түбәнкамалы язылган иде. 
Нәтиҗәдә, Алинә Кабаева халык белән өч сәгатькә якын аралашты. Кешеләр депутатка үзләрен борчыган сорауларны бирделәр. 
  
Шулай ук, очрашуда түбәнкамалылар үзләренең шәхси проблемалары белән уртаклашып, шәһәрдә спорт үсешенә бәйле фикерләрен дә җиткерделәр. 

Сүз уңаеннан, Алинә Кабаева соңгы мәртәбә Түбән Камага узган елның маенда килгән иде.  

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования