Вернуться к обычному виду

Алинә Кабаева Түбән Камада сәнгать гимнастика буенча турнир уздырды

 
Алинә Кабаева Түбән Камада сәнгать гимнастика буенча турнир уздырды 17.02.2013

Алинә Кабаева Түбән Камада сәнгать гимнастика буенча турнир уздырды

Бүген Түбән Кама үзен Халыкара дәрәҗәдәге спорт башкаласы итеп танытты. Биредә «Алина-2013» сәнгать турниры узды. Сүз уңаеннан, әлеге турнир Түбән Камада инде өченче ел рәттән үткәрелә. Турнир Олимпия уеннары чемпионы, Россия Федерациясе Дәүләт Дума депутаты Алинә Кабаеваның хәйрия фонды ярдәме белән уздырыла. 

Турнирда катнашучылар саны елдан ел арта бара. Әйтик, узган елларда беренче урын өчен 400гә якын гимнаст көч куйган булса, быел исә 700гә якын спортчы катнашырга теләк белдергән. Әлеге турнирда Россиядән һәм чит илләрдән 47 команда катнашты. Ярышлар шәһәребезнең иң зур сәхнәсендә - «Нефтехимик» боз сараенда үтте. 

«Без тагын бер мәртәбә зур һәм искиткеч матур спорт бәйрәмен тамаша кылдык. Түбән Камада мондый югары дәрәҗәдәге чараның үтүе - куандыра, - дип белдерде Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы, шәһәр Мэры Айдар Метшин. Үз чыгышында ул, шулай ук, Халыкара дәрәҗәдәге ярышларны оештыруда зур көч куйган «Түбән Кама Нефтехим» компаниясенә рәхмәт белдерде. 



Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования