Вернуться к обычному виду

Түбән Камада вакытыннан иртә җылылык бирү башланды

 
Түбән Камада вакытыннан иртә җылылык бирү башланды

Түбән Камада вакытыннан иртә җылылык бирү башланды

Бүген Түбән Камада иҗтимагый объектларга җылылык бирә башладылар. Бу турыда җитәкчеләр киңәшмәсендә Түбән Кама шәһәре Мэры урынбасары, “ВК и ЭХ” ААҖ генераль директоры Илдар Нуртдинов хәбәр итте. Бүген иҗтимагый билгеләү объектларына (мәктәпкәчә балалар учреждениеләре, сәламәтлек саклау объектлары, уку йортлары) җылылык бирә башладылар. Иҗтимагый объектларга җылылык бирү эшләре 18нче сентябрьдә тәмамланачак. Торак фонд объектларына җылылык бирү 19нчы сентябрьдән башлана. Әйтергә кирәк, быел, былтыргы кебек, җылылык бирү, кагыйдә буларак, уртача тәүлек температурасы 8 градус булуны көтмичә башланды. Җылылык бирү системасын көйләү 2 атна эчендә гамәлгә ашырылачак.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования