Вернуться к обычному виду

Түбән Камада ачык һавадагы спорт комплексны төзү эшләре ахырына якынлаша.

 
Түбән Камада ачык һавадагы спорт комплексны төзү эшләре ахырына якынлаша.

Түбән Камада ачык һавадагы спорт комплексны төзү эшләре ахырына якынлаша.

Хәзер Мурадьян урамында ачык һавадагы спорт комплексын төзү эше ахырына якынлаша.  Татарстанда әлегә аналогы булмаган ял паркының өр-яңа моделен торгызуның төп инициаторы - Түбән Кама Мэры Айдар Метшин. Әлеге объектны ул шәхсән үзе контрольдә тота, мәйданчыкта киңәшмәләр уздыра.

Яңа парк территориясендә ясалма капламлы футбол кыры, баскетбол, теннис, классик волейбол һәм бадминтон буенча спорт уеннары өчен универсаль мәйданчык булачак.

Шулай ук биредә вандалларга каршы урам тренажерлары урнаштырылачак. Балалар ялына аерым игътибар биреләчәк – комплексның үзәгендә иң яшь түбәнкамалылар өчен мәйданчык урнаштырачаклар. Моннан тыш, бөтен парк территориясе буенча 3 километрга сузылган, брусчатка белән түшәлгән җәяүлеләр юлы белән параллель рәвештә велосипедчылар өчен дә юл салыначак.

Спорт комплексы территориясендә пляж волейболы өчен аерым мәйданчык булдырылачак, шулай ук төрле биеклектәге турниклар, аркылы борыс куелачак.

Яңа парк соңгы ике елда Түбән Камада торгызылган өченче ял зонасы булачак. 2011 елда “Түбән Кама Нефтехим” ААҖе һәм «Татнефть-Нефтехим» ААҖе үзләренең мәйданчыкларын төзеде.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования