Вернуться к обычному виду

Түбән Кама курсантлары Кызыл мәйдандагы парадта катнашты

 
Түбән Кама курсантлары Кызыл мәйдандагы парадта катнашты

Түбән Кама курсантлары Кызыл мәйдандагы парадта катнашты

Түбән Каманың Туполев исемендәге КНИТУ информацион технологияләр һәм телекоммуникацияләр институты  «Взлетная полоса” взводы курсантлары Кызыл мәйданда Һава десанты гаскәрләре көненә багышланган парадта катнашты.

Мәскәүдә егетләр 30 июльдән бирле яши. Программа буенча парадта катнашучылар һава десанты гаскәрләре хәрби хезмәткәренең көн тәртибе, хәрби әзерлеге һәм яшәү рәвеше белән танышты. Алар Кораллы көчләр музее, Храм, Тарихи музейда экскурсиядә булдылар, шулай ук 104 ВДП 76 ВДД 6 рота сугышчы-десантчылары һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Кызыл мәйдандагы парадтан соң, студентлар ВВЦ (ВДНХ)да строй җыры смотр-бәйгесендә, спорт чараларында катнашты.

Һава десанты гаскәрләре көне белән берлектә, бүген башкалада Илья көнен дә билгеләп үтәләр. Изге Илья храмыннан Кызыл мәйданга таба узу оештырылачак. Васильевский спуск урынында бәйрәм концерты узачак. 14.00-16.00 сәгатьтә революция мәйданында анимацион программаны һәм декоратив-гамәли сәнгать буенча мастер-классны үз эченә алган “Осталар шәһәрчеге” дип исемләнгән ярминкә үткәреләчәк. 


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования