Вернуться к обычному виду

Түбән Кама “зәңгәр беретлары” үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр

 
Түбән Кама “зәңгәр беретлары” үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр

Түбән Кама “зәңгәр беретлары” үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр

Бүген Түбән Камада Һава-десант гаскәрләре оешуның 82 еллыгын билгеләп үтәләр. Сугышчы-интернационалистлар Монументы янында тантаналы-истәлекле митинг үткәрелде, анда Һава-десант гаскәрләре ветераннары, Бөек Ватан сугышы ветераннары, һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән хәрбиләр, аларның гаилә әгъзалары һәм шәһәр халкы катнашты.

Шәһәр һәм район җитәкчелеге исеменнән десантчыларны Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Сәмигуллин котлады.

- Бу бәйрәм Ватанны саклаучыларның һөнәри бәйрәмнәре арасында һәрвакыт аерым урын алып торды. Моңа гади аңлатма бар: һава десанты гаскәрләре 1930 елда оешканнар бирле һәм бүгенге көндә дә Кораллы Көчләрнең иң әзерлекле частьләреннән санала. Кыюлык, физик чыныгу – бу һәр десантчының визит карточкасы. Аларның барысына да үзара ярдәмләшү кебек сыйфатлар хас, - дип ассызыклады ул үзенең чыгышында.

Митингта “Рәсәй десантчылар союзы” исеменнән “Әфган солдатлары” ансамбленә, хәрби комиссариат майоры Олег Васильевка һәм 12нче гомуми белем бирү урта мәктәбе укытучысы Илнар Гәрәевка Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Шулай ук бәйрәмдә яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләүдә актив катнашу өчен Түбән Кама хәрби комиссариаты исеменнән Грамоталар тапшырылды.

Моннан тыш, бүген тантаналы митингта Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Юрий Пискаревка иҗтимагый бүләк - “Пирогов Бүләге” медале тапшырылды.

Н.И.Пироговның иҗтимагый медале - иҗтимагый бүләкләр һәм истәлекле билгеләр белән тәбрикләү комиссиясе тарафыннан оештырылган иҗтимагый бүләк. Ул медицина өлкәсендә эшләүчеләргә һөнәри бурычларын намус белән башкару өчен тапшырыла.

Юрий Пискарев Әфганстанда хезмәт итеп кайтканнан соң, Казан медицина университетында белем ала, аннары Түбән Камага кайта һәм бүгенге көнгә кадәр сәламәтлек саклау өлкәсендә эшли.

Митингка җыелучылар һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә чәчәк бәйләмнәре салдылар.

Бәйрәмнең рәсми өлеше тәмамланганнан соң, десантчылар Җиңү Монументына юнәлделәр, анда шулай ук, чәчәкләр салып, үзләренең хәрби хезмәттәшләрен искә алдылар.

Чарадан соң бәйрәм парашют вышкасы янындагы мәйданда дәвам итте. Биредә теләүчеләр кыр кухнясы ризыкларын авыз итеп, парашют белән сикерделәр.
“Зәңгәр беретлар” бәйрәмендә Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең 200гә якын полиция хезмәткәре тәртип саклый.

Әйтергә кирәк, бүген Кызыл мәйданда узучы хәрби-десант гаскәрләре көненә багышланган парадта КНИТУ (КАИ) филиалы “Взлетная полоса” студентларның чакырылышалды әзерлек үзәгеннән 29 түбәнкамалы катнаша.

“ТАНЕКО” ААҖнән эшләп, киләчәктә армия сафларына чакырылучылар да шулай ук бу парадта катнаша. Безнең егетләр иң мәртәбәле һәм югары хәрби әзерлекле частьларда хезмәт итәләр. Шуларның икесе хәрби хезмәтләрен Кремль полкында үтә.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования