Вернуться к обычному виду

Владимир Голубович: «Команда комплектацияләүдә без яхшы эшләдек»

 
Владимир Голубович: «Команда комплектацияләүдә без яхшы эшләдек»

Владимир Голубович: «Команда комплектацияләүдә без яхшы эшләдек»

Германиягә киткәнче,  чемпионатка әзерлекнең чираттагы этабында Түбән Кама «Нефтехимик» командасының төп тренеры Владимир Голубович журналистларның сорауларына җавап бирде.

- Владимир Васильевич, команда составында күп кенә яңа уйнаучылар белән сезонга әзерләнә башладыгыз. Аларның эшен ничек бәялисез?

- Әйе, командага шактый күп яңа хоккейчы килеп кушылды. Соңгысы - элек “Витязь”дә уйнап, башкаланың “Спартак” командасыннан күчкән Александр Комаристый. Ул җитез, техник һөҗүмче. Аның турында башка берни дә әйтә алмый, чөнки ул безнең белән нибары бер көн эшләп өлгерде. Башка яңа уенчыларга килгәндә, алар тренировка процессына мөнәсәбәтләре белән яхшы тәэсир калдырдылар. Алары - Розин, Селуянов, Субботин, Блохин, Воробьев. Чех Коукал һәм Коларж, шулай ук, булдыклы егетләр – эшлиләр, тырышалар. Тулаем алганда, яңа килгән егетләр белән мин бик канәгать.

- “Нефтехимик” Германиягә китәргә  җыена. Хәзерлек чорында нәрсә өстендә эшләячәксез?

- Хоккейчылар организмына зур физик йөкләмәләргә ияләшергә туры килә, шуңа күрә функциональ әзерлекне күтәрү өстендә эшлибез. Бу юнәлештә алдан көйләнгән план буенча эшебезне дәвам итәбез. Хорватиядә үткәрелгән җыеннарда шөгыльләнгән идек. Егетләр кросс йөгерде, тренажерларда шөгыльләнде. Кызганычка каршы, анда да югалтуларсыз булмады: сакчы Евгений Рыбницкий “сынды”, Коукал  имгәнде.

Германиядә төп игътибарны боздагы әзерлеккә, тактик-техник күнегүләргә бирәчәкбез. Алган күнекмәләрне ныгыту өчен, анда 9 һәм 10 августта ике контроль очрашу үткәрергә җыенабыз. Хоккейчыларның чын мөмкинлекләрен билгеләп булганга, алар контроль матч дип атала. Чиләбедә 15-19 кадәр үтәчәк турнирга тулы составта барсак, Чехиягә (анда без өч матч уйнаячакбыз) чемпионатка тәкъдим ителгәннәр белән барачакбыз.

- Ничек уйлыйсыз, “Нефтехимик” тулысынча комплектланганмы, әллә без аның составында яңа хоккейчыларны күрәчәкбезме?

- Хәзерге вакытка безнең уенчыларыбыз җитәрлек, шул исәптән, капкачы сызыгында да. Команда комплектациясе планында без яхшы эшләдек дип саныйм. Шуны да искәртәсем: яңартылу  гыйнвар аена кадәр дәвам итәчәк. Шулай итеп, сайлау эше әкренләп алып барыла. Бу һәр клуб өчен гадәти практика.

- Алда торган чемпионаттан сез ниләр көтәсез?

- Барысына да авыр булыр дип уйлыйм. Календарь тыгыз. Бигрәк тә башлангыч этапта, анда бер тында рәттән 22 матч үткәрергә кирәк булачак. Ләкин шул ук вакытта, минем фикеремчә, чемпионат бик кызыклы һәм киеренке булачак.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования