Вернуться к обычному виду

45 ел элек «Түбән Кама Нефтехим» ААҖендә беренче продукция җитештерелде

 
45 ел элек  «Түбән Кама Нефтехим» ААҖендә беренче  продукция җитештерелде

45 ел элек «Түбән Кама Нефтехим» ААҖендә беренче продукция җитештерелде

31нч июльдә Түбән Кама химкомбинаты (хәзер - «Түбән Кама Нефтехим» ААҖ) үзәк газ фракцияләүче җайланмада (ЦГФУ)  пропан, бутан, изобутан, пентан, изопентан һәм гексанның беренче партиясе җитештерелүгә 45 ел тулды.

1967 елда бутан һәм гексан беренче кулланучыларына - Омск шәһәренә һәм Башкортстан Республикасына җибәрелде. 1972 елда эшләп торучылары янына ЦГФУның икенче блогы да өстәлде.

Бүген ЦГФУда җитештерелә торган продукция этилен, синтетик каучук, полиолефин заводлары өчен чимал булып тора.

Үзәк газ фракцияләүче җайланмага зур дәрәҗәдә әһәмият бирелә. «Түбән Кама Нефтехим» киләчәктә  углеводородлы чималны эшкәртү күләмен елына 1,7 млн. тоннага арттырырга планлаштыра. Шушы максатта соңгы елларда ике блокта да заманчалаштыру эше алып барыла. Мисал өчен, узган елда предприятиенең ике үзәк газ фракцияләүче җайланмасында 1 млн. 200 мең тонна киң фракция углеводороды эшкәртелгән.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования