Вернуться к обычному виду

Түбән Каманың “Нардуган” җыр һәм бию ансамбле “Без бергә булганда” дип исемләнгән Халыкара конкурста Гран-при яулады.

 
Түбән Каманың “Нардуган” җыр һәм бию ансамбле “Без бергә булганда” дип исемләнгән Халыкара конкурста Гран-при яулады.

Түбән Каманың “Нардуган” җыр һәм бию ансамбле “Без бергә булганда” дип исемләнгән Халыкара конкурста Гран-при яулады.

“Без бергә булганда” дип исемләнгән Халыкара балалар һәм яшүсмерләр конкурс-фестивале РФ Краснодар краеның Туапсе шәһәрендә узды. Конкурска Рәсәйнең һәм якын чит илләрнең 20 регионыннан алдынгы хореографик коллективлар җыелды.

Түбән Каманың “Нардуган” җыр һәм бию ансамбле әлеге дәрәҗәле фестивальдә үзләре откан Грант хисабына катнашты. Аны Татарстан Республикасы Хөкүмәте 2011-2012 елларда муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗат коллективлары проектларын тормышка ашыруда ярдәм итү өчен оештырды. Проектның темасы - “Татар милли мәдәнияты һәм фольклоры”.

Грантның финанс ягын Татарстан Республикасыннан читтә урнашкан төбәкләрдә татар милли фольклорын таратырга карар кабул ителде. Шул проектны тормышка ашыру максатында “Нардуган” җыр һәм бию ансамбле “Без бергә булганда” дип исемләнгән Халыкара  балалар һәм яшүсмерләр конкурс-фестивалендә катнашырга теләк белдерде.

“Сәләтлеләр планетасы” балалар иҗатын үстерергә ярдәм иткән фонд тарафыннан оештырылган әлеге дәрәҗәле конкурста 25 кешедән торган “Нардуган” ансамбле татар милли хореографиясе һәм вокал булган ике композиция тәкъдим иттеләр: «Нардуган балкышлары»- сәхнәләштерелгән татар биюе һәм «Яшь егетләр, яшь кызлар» – татар-типтәр этник төркеменең вокаль-хореографик композицияләре.

Жюри әгъзалары - Рәсәй Федерациясенең хореография өлкәсендәге алдынгы белгечләре биючеләребезнең башкару осталыкларын, уйланылып эшләнгән милли костюмнарны, коллектив җитәкчесе Н.Ш. Мосифуллинның балетмейстерлык һәм укытуны  югары дәрәҗәдә алып булуын билгеләп үттеләр.

Түбәнкамалылар өйләренә берьюлы берничә дәрәҗәле бүләк алып кайттылар. Гран-при кубогы һәм Дипломы, «Балетмейстерлык эше» номинациясендә  - Диплом, «Костюм тегүдә милли колоритны саклау өчен» номинациясендә - Диплом, “Иң яхшы укытучы” номинациясендә - Диплом һәм кубокка ия булды. Моннан тыш,  коллективның һәр катнашучысы “Сәләтлеләр планетасы” фонды медаленә, дипломына һәм бүләкләренә лаек булды.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования