Вернуться к обычному виду

Түбән Камада “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акциясе старт ала.

 
Түбән Камада “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акциясе старт ала.

Түбән Камада “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акциясе старт ала.

1 августтан 25 августка кадәр Түбән Камада республикакүләм традицион “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акциясе узачак.Ул Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы һәм “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлеге инициативасы буенча үткәрелә.

Түбән Камада 136 беренче сыйныфка баручы баланың ата-анасы ярдәмгә мохтаҗлык кичерә. “Беренче чиратта без аз керемле, күп балалы гаиләдән һәм тормышның авыр шартларына юлыккан гаиләләрдән булган балаларга ярдәм күрсәтәчәкбез,”- дип хәбәр итә “Веста” гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры урынбасары Светлана Бакиева. Шулай ук өлкәнрәк балалар да ярдәмсез калмаячак. Алдан алынган мәгълүматларга караганда, ярдәмгә мохтаҗлар быел барлыгы 500 кеше.

Түбән Кама муниципаль районында яшәүчеләр, шәхси эшмәкәрләр, оешмаларны Түбән Кама укучыларын мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итүдән читтә калмаска һәм бу изге эштә катнашырга чакырабыз. Гадәт буенча мәктәп кирәк-яракларын кабул итү “Веста” үзәгендә, “Сити Молл” сату-күңел ачу үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә оештырылачак.

Кирәкле мәгълүматны 8(8555) 42-46-63, 42-64-35 телефоны буенча белергә мөмкин, адрес – Тукай ур. 18, “Веста” үзәге.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования