Вернуться к обычному виду

Түбән Кама районы авылларында юлларны төзекләндерәләр.

 
Түбән Кама районы авылларында юлларны төзекләндерәләр.

Түбән Кама районы авылларында юлларны төзекләндерәләр.

Түбән Кама районында авыл юлларын төзекләндерү федераль программасы гамәлгә ашырыла башлады. Кызыл Яр авылы халкына бәхет беренче елмайды.

Сухрау авыл җирлеге Башлыгы Ришат Галимов сүзләренчә, монда төзекләндерү эшләре инде үткән җомгада ук башланган. Юлларны проектлау, төзү һәм төзекләндерү белән «Татавтодор» ААҖе шөгыльләнә. Бүгенге көндә юл төзәтүчеләр кара җир катламын алып юлларга балчык салалар.

Ике үзәк урам - Садовая һәм Нагорная урамнарына асфальт җәелер дип планлаштырыла. Эшләр 1 сентябрьгә төгәлләнергә тиеш, аннан соң Смыловкада юллар төзекләндереләчәк.

Бу ике авылның юлларын төзекләндерү өчен федераль бюджеттан 49 млн. акча бүленеп бирелгән.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования