Вернуться к обычному виду

Түбән Кама Кече суднолар буенча Дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре үзеңне суда тоту кагыйдәләрен искә төшерә

 
Түбән Кама Кече суднолар буенча Дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре үзеңне суда тоту кагыйдәләрен искә төшерә

Түбән Кама Кече суднолар буенча Дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре үзеңне суда тоту кагыйдәләрен искә төшерә

Түбән Камада бүген 5 пляж эшли. «Акватория», «Севан», «Якорь», «Дубравушка» һәм шәһәр пляжы техник күзәтү үтте һәм гамәлгә кертелергә рөхсәт ителде. Водолазлар әлеге пляж акваторияләренең төбен чистарту уздырдылар. Моннан тыш, биредә аттестацияләнгән коткаручылар кизүе оештырылган.

Кече суднолар буенча Дәүләт инспекциясе үзәге Түбән Кама бүлеге инспекциясе җитәкчесе Тәлгать Бахтиозин сүзләренә караганда, Түбән Кама җитәкчелеге тарафыннан башкарылган эшләргә карамастан, суда фаҗигаләр еш булып тора. Коену сезоны башланганнан бирле, Түбән Кама районында 7 кеше батып үлгән, шул исәптән 12 яшьлек бала. 7 очракның бишеседә фаҗига исерткеч эчемлекләр кулланган кешеләр арасында. Бу очракларның барысы да санкцияләнмәгән пляжларда булган.

Моның белән бәйле рәвештә, Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгы кече суднолар буенча Дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре тагын бер тапкыр аек булмаган хәлдә коенырга һәм балаларның үзләрен генә җибәрергә ярамаганны искә төшерә. Фаҗигаләрнең күбесе шул сәбәпләр аркасында килеп чыга. Шундый бер вакыйга шушы көннәрдә Кайбыч муниципаль районы Кушкүл авылында булды.

27нче июль көнне ике яшьлек кыз белән малай 4 яшьлек апалары белән тирәнлеге бер метрдан әз генә артык булган ясалма сулыкка баралар. Кечкенәләр суга кереп китәләр, 4 яшьлек кыз яр буенда кала. Малай егылып китә һәм бата башлый. Ике яшьлек кыз аңа ярдәмгә ашыга һәм шулай ук тончыга башлый. Малайның апасы бу вакытта яр буенда берни дә аңламыйча басып тора. Балалар яшәү билгеләре бирми башлагач, апалары өлкәннәр артыннан йөгерә, алар судан батып үлгән балаларның гәүдәләрен алалар.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования