Вернуться к обычному виду

Түбән Камада торакны капиталь ремонтлау программасы 90%ка үтәлгән

 
Түбән Камада торакны капиталь ремонтлау программасы 90%ка үтәлгән

Түбән Камада торакны капиталь ремонтлау программасы 90%ка үтәлгән

Түбән Камада күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау эше 390,5 млн сумлык башкарылган, бу еллык лимиттан 90% тәшкил итә. Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 190 млн сумга кабул итү актлары имзаланган. Гомумән Түбән Кама буенча ДТИ программа суммасыннан 47,7% актны кабул иткән.

Искә төшерәбез, быел капиталь ремонт Түбән Камада 81 торак йорт, Кама Аланында 14 йорт һәм Түбән Кама районының 10 йортына туры килде. Капремонтның гомуми суммасы 432 млн 764 мең сум тәшкил итә. Эшне 21 подрядчы оешма алып бара.

Гомумән, капиталь ремонт эшләренең үтәлеше график нигезендә бара.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования