Вернуться к обычному виду

“Татнефть”нең иң яхшы картинг йөртүчесе “ТАНЕКО”да эшли

 
“Татнефть”нең иң яхшы картинг йөртүчесе “ТАНЕКО”да эшли

“Татнефть”нең иң яхшы картинг йөртүчесе “ТАНЕКО”да эшли

Ул “ТАНЕКО” ААҖнең ЭЛОУ-АВТ-7 технологик насослары машинисты Ринар Нагаев.“Татнефть” компаниясе структура подразделениеләре яшь эшчеләре арасында картинг буенча ярыш Әлмәт шәһәрендә 28нче июньдә узды.

Түбәнкамалы Ринар Нагаев күбесе республика һәм корпоратив ярышларның җиңүчеләре булган 35 җитди көндәшен узып, мактау пьедесталының иң югары баскычына менде.

Ринар фикеренчә, җиңүгә ирешүдә әлеге төр спорт белән шөгыльләнүнең берничә еллык тәҗрибәсе, яхшы гомумфизик әзерлек, җиңүгә ихтыяр, үз сүзеңдә тору ярдәм иткән.

Иң беренче тапкыр карт артына ул 17 ел элек утырган. Ә узган ел Нагаев шәхси узыш автомобиле алган.

Хатын-кызлар узышында Түбән Кама нефть эшкәртүчеләренең вәкиле чыгымнар һәм гамәлгә ашыру бүлеге хисапчысы Гөлсинә Гыйззәтуллина булды, ул картинг белән инде биш ел шөгыльләнә һәм бу вакыт эчендә автомобиль йөртергә шактый остарган.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования