Вернуться к обычному виду

“ТАНЕКО”да тагын бер сепаратор куелды

 
“ТАНЕКО”да тагын бер сепаратор куелды

“ТАНЕКО”да тагын бер сепаратор куелды

“ТАНЕКО” гидрокрекинг җайланмасы төзү мәйданында югары басымлы кайнар сепаратор күтәрү үткәрелде. Бу соңгы айда урнаштырылган күптонналы җайланманың 4нчесе. Элегрәк югары басымлы салкын сепаратор, әйләнмәле газ абсорберы һәм әйләнмәле газ компрессоры сепараторы куелган иде.

Италиядәге Mangiarotti S.P.A. компаниясе эшләп чыгарган 240 һәм 111,5 тонналы сепаратор, 385 тонна абсорбер һәм 229 тонналы кайнар сепаратор монтажлау өчен алдан бик зур әзерлек эшләре алып барылды.

Mammoet компаниясе кран һәм монтажлау җайланмаларын күтәрә алырлык ныгытылган күтәрткечле мәйданны киңәйтү планын эшләде.

Башкарылган эшнең авырлыгы шул булды: аппаратны 24 м билге биеклегеннән югары күтәрү һәм алдан әзерләнгән технологик эстакада өстеннән үткәрү.

Аннары белгечләр металл конструкцияләре эчендә җайланманы беркеттеләр.

“Татнефть”ААҖ пресса хезмәте хәбәр иткәнчә, күптонналы җайланманы күтәрү штат режимында үткән.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования