Вернуться к обычному виду

Түбән Камада Хәрби-диңгез флоты оешуның 316 еллыгын билгеләп үттеләр

 
Түбән Камада Хәрби-диңгез флоты оешуның 316 еллыгын билгеләп үттеләр

Түбән Камада Хәрби-диңгез флоты оешуның 316 еллыгын билгеләп үттеләр

Әлеге датага багышланган митинг Җиңү Монументы янында узды. Анда диңгез пехотачылары, су асты көймәсе диңгезчеләре, армия сафларыннан яңа гына кайтучылар катнашты. Традиция буенча, үзләренең бәйрәмнәренә алар тельняшка һәм безкозыркалардан килгәннәр. Әйтергә кирәк, төрле елларда диңгез давылларында үзләренең рухларын 5меңнән артык түбәнкамалы чыныктырган.

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы исеменнән барлык җыелучыларны Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, җирле үзидарә органнары белән бәйләнештә булу hәм муниципальара хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Лидия Тартмина тәбрикләде. “Түбән Кама җире яхшы традицияләре белән дан тота, бигрәк тә яшьләрне һәм үсеп килүче буынны хәрби-патриотик рухта тәрбияләү буенча. Бүгенге чара моңа мисал булып тора. Түбән Камадагы хәрби-диңгез бердәмлегенең яхшы тамырлары һәм дәвамы булуын телим мин”,- дип ассызыклады Лидия Михайловна үзенең чыгышында.

Тантаналы митингта Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе исеменнән Хәрби Көчләр ветераннары Габдулла Әгълиуллин, Анатолий Обшаров һәм Миннегарип Җиһаншинга яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләүне оештыруда актив һәм намуслы хезмәте өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Шулай ук Түбән Кама буенча хәрби комиссариат исеменнән яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләүне оештыруда актив катнашуы өчен Төньяк флотта хезмәт иткән отставкадагы өлкән матрос Раилә Садыковага, Хәрби-диңгез флоты I статья старшинасы Ленар Нәфыйковка һәм запастагы кече сержант Радик Таминдаровка Мактау Грамотасы бирелде.

Урнаштырылган традиция буенча, диңгезчеләр һәлак булган якташларын хатыннары, балалары, оныклары белән бергә бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Митинг Мәңгелек утка чәчәк кую белә тәмамланды.

Чарадан соң катнашучылар парашют вышкасы янындагы мәйданда Хәрби-диңгез флоты көнен билгеләп үтүне дәвам иттеләр, анда теләк белдерүчеләр кыр кухнясы ризыкларын авыз итеп, парашюттан сикереп карый алды.

Бу бәйрәм көнне җәмәгатьчелек тәртибе сагын Түбән Кама ЭЭМ идарәсе патруль-пост хезмәткәрләренең көчәйтелгән җәяүле һәм мобиль нарядлары тәэмин итте. Исәпкә алырлык вакыйга һәм җәмәгатьчелек тәртибен бозу очраклары теркәлмәгән.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования