Вернуться к обычному виду

Түбән Каманың иң яхшы комбайнчылары акчалата премия алачаклар.

 
Түбән Каманың иң яхшы комбайнчылары акчалата премия алачаклар.

Түбән Каманың иң яхшы комбайнчылары акчалата премия алачаклар.

Түбән Кама районында уңышны урып-җыю буенча штаб оештырылган. Аның эшен шәхсән Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы, Түбән Кама шәһәре Мэры Айдар Метшин контрольгә ала. Бүген штабның утырышы булды.

Һәр өч көн саен алдан йомгак ясалачак, шуның нәтиҗәләре буенча алда баручы хуҗалыкка күчмә вымпел тапшырылачак, ә иң күп ашлык суктырган комбайнчыга акчалата премия бирәчәкләр.

Бүген уңышны урып-җыю буенча штаб башлыгы урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов һәм Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Мөнир Миннуллин йөзендә муниципалитет вәкилләре «Бәхетле-Агро» ҖЧҖ кырларына юл тотты, анда алар иң яхшы комбайнчы Азат Мифтаховка күчмә кубок һәм акчалата премия тапшырдылар. Ул соңгы өч көндә «Нью-Холланд» комбайнында 1806,5 ц ашлык суктырган.

Агымдагы җәйдә 24 мең 300 га мәйданда ашлыкларны суктыру алда тора. Бүгенге көндә барлык мәйданның 26% җыелган. Район буенча ашлык уңышы уртача гектарыннан 27 центнер тәшкил итә. Түбән Кама аграрийлары ашлыкларны җыеп-алуны 20 августка тәмамларга планлаштыралар.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования