Вернуться к обычному виду

Түбән Камада җәяүлеләр өчен төрле төстәге чыгу юлы барлыкка килде

 
Түбән Камада җәяүлеләр өчен төрле төстәге чыгу юлы барлыкка килде

Түбән Камада җәяүлеләр өчен төрле төстәге чыгу юлы барлыкка килде

Ике төс – икеләтә куркынычсыз. Юл тамгаларын җәйгә яңартырга гына түгел, ә яңалык кертергә карар кылган Түбән Кама җитәкчеләре шулай дип уйлый. Шунлыктан кайбер “зебра”ларны кызыллы-аклы төскә буяганнар.

Төрле төстәге чыгу юлын хәзер Сөембикә урамында күрергә була. ЮХИДИ хезмәткәрләре сүзләренә караганда, мондый тамганың яктылык чагылдыручанлыгы һәм чыдамлыгы югарырак, димәк, ел дәвамында озаграк хезмәт итә.

Мондый тамгалар Түбән Каманың тагын көйләнми торган өч юл чыгу урынында куелачак. Бигрәк тә җәяүлеләр катнашында күп һәлакәт булган урыннарда: Химиклар пр, 86; Мурадьян ур. 2; Менделеев урамында (Барс 4) барлыкка киләчәк.

“Зебра”ның күп юл фаҗигасе урыны булуы турында статистика мәгълүматлары да сөйли. Быелгы 6 ай эчендә генә дә Түбән Камада җәяүлеләр өчен чыгу юлында зыян күрүчеләр белән 24 юл фаҗигасе теркәлгән.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования