Вернуться к обычному виду

Түбән Кама журналистлары ифтар мәҗлесендә катнашты

 
Түбән Кама журналистлары ифтар мәҗлесендә катнашты

Түбән Кама журналистлары ифтар мәҗлесендә катнашты

Кичә Түбән Камада массакүләм мәгълүмат чаралары өчен ифтар мәҗлесе үткәрелде. Кичке авыз ачу Түбән Кама Җәмигъ мәчете тарафыннан оештырылды. Чарада 30лап кеше бар иде.

Хөрмәтле кунак буларак, җәмәгатьчелек оешмалары белән бәйләнеш һәм милли сораулар бүлеге җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова катнашты.

Ифтар алдыннан кунаклар укыту залына җыелдылар, анда Абдулкәрим хәзрәт Гыйзәтуллин Рамазан турында вәгазь укыды. Ул ураза һәм саваплы эшләрнең мөһимлеге турында сөйләде. Аннары килгән кунаклар шәһәрдәге тынычлык һәм иминлек өчен дога кылдылар.

Ифтар тәмамланганнан соң, Изге Рамазан аеның кыйммәтләре – ураза тоту һәм мохтаҗларга сәдака бирү - турында әңгәмә кордылар. Чара Коръән уку һәм гомуми тәравих намазы уку белән тәмамланды.

Изге ай башлангач, балалар бакчасы тәрбиячеләре, китапханәчеләр һәм сәүдә өлкәсе хезмәткәрләре өчен ифтар үткәрелгән иде. Киләсе мәҗлес шәһәр укытучылары өчен оештырылачак. Мондый авыз ачу мәҗлесләре Түбән Камада беренче ел гына үткәрелми инде. Мондый чаралар ислам диненә бәйләнгән рухи яктан якын кешеләрне берләштерә.

Әйтергә кирәк, тематик ифтарлардан тыш, Җәмигъ мәчетендә һәрбер килүче өчен авыз ачу оештырыла. Ул Изге ай ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Искә төшерәбез, Рамазан ае барышында сәгать 20.00 дән 21.00 гә кадәр уку сыйныфларында хатын-кызлар өчен вәгазь укыла. Сәгать 22.00 дән 22.30 га кадәр Изге ай турында Түбән Кама шәһәре имам-мөхтәсибе Йосыф Дәүләтшин сөйли. Вәгазьне теләге булган һәркем килеп тыңлый ала.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования