Вернуться к обычному виду

Түбәнкамалы Айдар Гыйләҗев Швеция һәм Финляндиядә ярышларда катнашты

 
Түбәнкамалы Айдар Гыйләҗев Швеция һәм Финляндиядә ярышларда катнашты

Түбәнкамалы Айдар Гыйләҗев Швеция һәм Финляндиядә ярышларда катнашты

19нчы июльдә Швециянең Карлстад шәһәрендә Айдар каршылыклар аша 110 метрга йөгерүдә 14.23 сек нәтиҗә күрсәтте һәм 4нче урын яулады. 22нче июльдә Айдар Финляндиянең Куортан шәһәрендә чыгыш ясады. Үзенең таҗлы дистанциясен ул 14.29 сек йөгерде, нәтиҗәдә, 2нче урын.

“Ике ярышта да һава торышы “рекордлы” булмады, көчле каршы җил, салкын булды һәм яңгыр яуды. Мин яхшы әзерлекле идем, кызганычка каршы, тиз секундлар күрсәтеп булмады,”-дип кичерешләрен уртаклашты Айдар Гыйләҗев.

Тимур Хафизов Еринода (Мәскәү өлк.) Яшьләр Беренчелегенә каршылыклар аша 400 метрга йөгерүдә 53.71 сек нәтиҗә күрсәтте һәм 12нче урын алды. Бу җәйге сезонда югары спорт осталыгы үзәге җиңел атлетикачыларның йомгаклау старты иде.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования