Вернуться к обычному виду

Түбән Кама автобусларында билет өчен электрон кошелек ярдәмендә түләп булачак

 
Түбән Кама автобусларында билет өчен электрон кошелек ярдәмендә түләп булачак

Түбән Кама автобусларында билет өчен электрон кошелек ярдәмендә түләп булачак

Бу турыда бүген Советлар Йортында журналистларга Түбән Кама транспорт предприятиеләре вәкилләре катнашында узган брифингта хәбәр иттеләр. Әңгәмә барышында күтәрелгән беренче мәсьәлә - җәмгыять транспортында юл йөрү бәяләренең артуы.

Искә төшерик, Түбән Кама автобусларында юл йөрү бәясе хәзер 18 сум тәшкил итә. Бу бәя белән түбәнкамалылар 12 июльдән йөри башлады. Транспортчылар сүзләренә караганда, бәя күтәрелү кичектерелгесез иде. Соңгы вакытта  дизель ягулыгы һәм автобусларга запас частьләр 2 мәртәбә кыйммәтләнде.

Хәзер түбәнкамалылар маршрут автобусларында түләү юлын үзләре сайлый ала. Бүген “Түбән Кама ПАТП” ҖЧҖ генераль директоры Юрий Иванов Түбән Кама массакүләм мәгълүмат чараларына электрон кошелеклар - пластик карточка тәкъдим итте. Аңа автобус белән кулланучылар акча салалар, һәм шәһәр транспортында йөрү 16 сум тәшкил итәчәк.

Электрон кошелеклар 1 августтан гамәлгә керәчәк. Аларны кондукторлардан, шулай ук шәһәр балалар дәваханәсе янындагы диспетчерлык пунктында сатып алырга була. Электрон кошелек бәясе 400 сум тәшкил итә, моңа 80 сум күләмендә карта залогы бәясе, калган 320 сумга - 16 сумнан 20 тапкыр транспортта йөрү керә. Мондый картаны алга таба да кулланучылар аны 20 тапкыр йөрүгә 320 сумнан гына сатып алачак, чөнки карта залогы бәясен кабат түләү кирәкми. Тагын электрон кошелекны тулыландыру мөмкинлеге карала. Тулыландыру пункты шәһәр балалар дәваханәсе янындагы тукталышта ачылачак.

1 августтан Түбән Камада электрон кошелеклар тест режимында эшләячәк, шуңа күрә транспортчылар халыкка беренче вакытка карта белән бергә тулыландыру турындагы касса чегын үзең белән йөртү кирәклеген искәртә.

Шулай ук Түбән Камада транспорт карталары, ягъни 30 тапкыр йөрүгә исәпләнгән юл йөрү билетлары - гамәлдә булачак, алар белән юл йөрү бәясе 17 сум тәшкил итә. Бәяләр күтәрелүгә карамастан, бәясе 750 сум булган гадәти айлык юл йөрү билетлары гамәлдә кала, бу билетлар белән юлда йөрү саны чикләнмәгән.

Ташламалы категориягә ия пассажирлар ташламалы транспорт кушымталы электрон карта буенча йөриячәкләр. Сүз уңаеннан, 1 августтан Түбән Камада тулысынча кәгазь бердәм социаль юл йөрү билетлары кулланылыштан чыгарылачак. Аларны электрон карталар алыштырачак. Исегезгә төшерәбез, Түбән Камада  1 апрельдән үк ташламаларга ия кешеләр юл йөрү хакын түләү өчен транспорт карталарыннан файдалана алалар. Бүгенге көнгә 20 меңнән артык шәһәр һәм район кешесе электрон юл йөрү билетлары сатып алды инде.

Шулай ук бүген брифингта август аеннан трамвайда йөрү бәяләре артачагын да хәбәр иттеләр. Бер мәртәбә утырап бару 15 сум тәшкил итәчәк.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования