Вернуться к обычному виду

Түбән Кама районында көчле давыл нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә матди ярдәм күрсәтелде

 
 Түбән Кама районында көчле давыл нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә матди ярдәм күрсәтелде

Түбән Кама районында көчле давыл нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә матди ярдәм күрсәтелде

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы Айдар Метшин Түбән Кама муниципаль районы резерв фондыннан Кармалы һәм Иске Чишмә авыл җирлегендә яшәүчеләргә 18 июльдә давыл нәтиҗәсендә җимерелгән өй түбәләрен төзекләндерү өчен 240 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтү турында карар кабул итте. Искә төшерик, 18 июльдә 13.00-15.00 сәгатьтә әлеге ике авыл җирлеге һәм “Химокам-Агро” ҖЧҖ авыл хуҗалыгы җитештерүчесе объектлары тирәсендә 24м/с тизлектәге кискен җил һәм көчле яңгыр булып узды. Нәтиҗәдә Кармалыда – 8, Городищеда – 8, Буденовецта – 9, Свердловецта – 2, Иске Чишмәдә 3 өй түбәсе, шулай ук “Химокам-Агро” ҖЧҖнең административ һәм җитештерү объеклары зыян күрде. Билгеләп үтәргә кирәк, бу зыянны бетерү өчен Түбән Кама муниципаль районында гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы буенча махсус эш төркеме оештырылды, ул шул ук Кармалы, Иске Чишмә авыл җирлекләренең торак секторларына барып зыян дәрәҗәсен билгеләде.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования