Вернуться к обычному виду

«Нефтехим» акционерлык җәмгыяте 25 елдан артык неонол җитештерә

 
«Нефтехим» акционерлык җәмгыяте 25 елдан артык неонол җитештерә

«Нефтехим» акционерлык җәмгыяте 25 елдан артык неонол җитештерә

Бу көннәрдә «Нефтехим»ның олигомерлар заводында эшләүчеләр оксиэтиллаштырылган алкилфенол (неонол) продукциясенең беренче мәртәбә җитештерелүенә 25 ел тулуын бәйрәм итә.
Неонол, гадәттә, көнкүреш химиясе производствосында кулланыла. «Нефтехим»да әлеге продукцияне җитештерә торган җайланманы төзү эшенә 1984 елда ук керешкәннәр. 1987 елның 21 июлендә барлык техник шартларга туры килә торган неонолның беренче партиясе файдалануга тапшырылган.
2006 елның мартына оксиэтиллаштырылган алкилфенол саны миллион тоннага җиткән.
Бүгенге көндә төрледән-төрле маркаларын исәпкә алсак, барлыгы 1,5 миллион тоннадан артык неонол җитештерелгән.
Башлангыч чорда бездә җитештерелгән неонолның 90 проценты чит илгә җибәрелгән булса, соңгы берничә елда аны сатып алучыларның саны кимү аркасында, неонол производствосы да кимүгә таба бара. Хәзер «Нефтехим»да неонол белән беррәттән, башка төрле продукция дә җитештерелә. 1995 елдан башлап биредә - гади полиэфирлар, ә 2006 елдан полиэтиленгликоль җитештерелә башлый.
Бүгенге көндә «Нефтехим»да неонолның – 8, гади полиэфирларның – 2, полиэтиленгликольнең 4 төре җитештерелә. Барлык продукция дә югары сыйфатлы булуы белән аерылып тора.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования