Вернуться к обычному виду

Түбән Кама “Нефтехимигы” тәрбияләнүчесе Наил Якупов Милли хоккей лигасы “Эдмонтон” клубы белән контракт төзеде.

Драфт-2012дә беренче номер итеп сайланган форвард Наил Якупов белән контракт төзүләре турында Милли хоккей лигасы “Эдмонтон Ойлерс” клубы генераль менеджеры Стив Тамбеллини хәбәр итте.

“Нефтехимик” тәрбияләнүчесе яңа уенчы өчен гадәти булган килешүне өч ел срокка төзеде.

“Якупов белән килешү төзүебезгә без бик шат, - дип белдерде Стив Тамбеллини. Ул зур амбицияле, бик сәләтле уенчы. Безнең командада ул күп еллар дәвамында зур роль уйнар дип ышанабыз”.

МХЛ кагыйдәләре буенча, яңа уенчы контрактлы спортчының хезмәт хакы елга миллион доллардан артмый. Шулай ук хоккейчы төп командадан фарм-клубка да күчерелергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, “Нефтехимик” тәрбияләнүчесе 18 яшьлек Наил Якупов МХЛ-2012 драфтында «Эдмонтон» тарафыннан беренче номер астында сайланды, моның белән ул тарихта Милли хоккей лигасында скаутлар тарафыннан югары бәяләнгән өченче россияле булды.

Back to the list

Яндекс.Метрика Яндекс цитирования