Вернуться к обычному виду

Түбән Каманың ветеран җиңел атлетлары Рәсәй чемпионатында уңышлы чыгыш ясады.

 
Түбән Каманың ветеран җиңел атлетлары Рәсәй чемпионатында уңышлы чыгыш ясады.

Түбән Каманың ветеран җиңел атлетлары Рәсәй чемпионатында уңышлы чыгыш ясады.

Ярышлар Чебоксарда узды. Ике көн дәвамында илнең 20 регионыннан килгән 200 спортсмен араларында кем иң җитезе, өлгере, чыдамлы булуын сынадылар. Иң яшь спортчылар төркемендә катнашучылар булып 35 яшьлек спортчылар торды. Ярышлар «Олимпийский» үзәк стадионында узды. Түбән Каманың «Нефтехимик» СК спортчылары Татарстан Республикасының җыелма командасы составында чыгыш ясады. Гомумкоманда зачётында Татарстан җыелма командасы 4 урын алды, ә Түбән Кама командасы Рәсәй шәһәрләре арасында 3 баскычка күтәрелде. Дан пъедесталына 3 тапкыр түбәнкамалы Рәшит Корбанов менде. Безнең спортсмен бронза медальгә 45-50 яшь төркемендә 100 м, 200 м, 400 м дистанцияләрне уңышлы узып лаек булды. Икенче түбәнкамалы Зөлфәт Борханетдинов 50-54 яшь төркемендә чыгыш ясап, 1500 м дистанциядә 8 урын , ә 600 м дистанциядә 6 урынны алды. 40-45 яшь төркемендә чыгыш ясаган Юрий Большаков 1500 м дистанциядә бронза отты, 800 м да 4 урын алды. 20 иң көчле спортчы арасында Фаяз Насыйбуллин да бар. Ул, 50-55 яшьлек төркемдә чыгыш ясап, 1500 м дистанциядә 12 урын, 800 м дистанциядә 8 урынга лаек булды.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования