Вернуться к обычному виду

Түбән Кама районыныда урып-җыю кампаниясе әйләнеш ала

 
Түбән Кама районыныда урып-җыю кампаниясе әйләнеш ала

Түбән Кама районыныда урып-җыю кампаниясе әйләнеш ала

Түбән Кама муниципаль районында урып-җыю кампаниясенең иң кызу чоры. Бүгенге көнгә районда яшәүчеләр 13 400 тонна печән, 32 150 тонна сенаж, 2500 тонна салам әзерләделәр.

Бер баш терлеккә уртача 15 ц азык берәмлеге, яки планга 54% әзерләнгән. “Прикамский” ҖЧҖда бу күрсәткеч 18,7 центнерга җитә, “Нефтехимагропром” ҖЧҖда – 15,6 центнер, ә “Химокам-Агро” ҖЧҖда – 11,7 ц.

Эре авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары хәзер кышкы арыш, икмәк, борчак һәм арпа җыялар.

Ә менә Түбән Кама фермеры Владимир Аппаков хуҗалыгында бәрәңгегә өмет зур. Корылыкка карамастан, ул быел яхшы уңышлы бәрәңге һәм яшелчә үстерәчәк. Әлеге авыл хуҗалыгы культуралары биләгән 180 га мәйдан су сибүгә көйләнгән.

Быел районда яңгырлар урынлы гына яуды. Аппаков хуҗалыгында туфрак коры. Әгәр бәрәңге һәм яшелчәләр су сипмичә үстерелсә, уңышны җыю кирәк булмас иде: вак бәрәңге кулланучыга кирәк түгел, дип саный фермер.

Ләкин бу хәл килеп чыкмады. Яңгырлар тукталу белән, фермер басуында су сиптергеч җайланмалар эшли башлады. Бәрәңге (150 га) һәм кәбестә (30 га) көн саен диярлек суга туендырыла. “Уңыш яхшы булыр”, - дип хәбәр итте Владимир Аппаков.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования