Вернуться к обычному виду

Түбән Кама районы Каенлы авылы яшәүчеләре Рамазан аен яңартылган мәчеттә каршы алдылар

 
Түбән Кама районы Каенлы авылы яшәүчеләре Рамазан аен яңартылган мәчеттә каршы алдылар

Түбән Кама районы Каенлы авылы яшәүчеләре Рамазан аен яңартылган мәчеттә каршы алдылар

Түбән Кама муниципаль районы Каенлы авыл җирлеге мәчете якынча 100 ел элек төзелгән. Үзенең 100 еллык юбилеен ул киләсе елга билгеләп үтә. Мәчет төзелеше өчен авыл кешеләре узган гасыр башында Каенлыдан ерак булмаган таулардан табигый таш ташыганнар.

Үзенең 100 еллык тарихында Каенлы мәчете күпне күргән. Иң авыр вакытлар совет чорына туры килә: ул вакытта изге урынга беркем дә килми, бина җимерелә башлый.

Аллаһ йортын кире торгызу фикерен картлар күтәреп чыга. Авыл халкы үз көче белән 250 мең сум акча җыя, меценатлар да читтә калмый. Шулай гомуми көч белән бинаны торгызуга тотыналар. Инде эчке бизәлеш эшләре тәмамланган. Тулысынча торгызу өчен күп калмаган. Хәзер койма алмаштыру һәм мәчетне тышкы яктан буяу эшләре калды. Башланган эшне, яхшы кешеләр һәм Аллаһ ярдәме белән, Каенлы мәчетенең 100 еллык юбилеена уңышлы тәмамлауга авыл халкы өметләнә.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования