Вернуться к обычному виду

Түбәнкамалылар Лондондагы Олимпия уеннарына каршы йөгерә

 
Түбәнкамалылар Лондондагы Олимпия уеннарына каршы йөгерә

Түбәнкамалылар Лондондагы Олимпия уеннарына каршы йөгерә

XXIII Бөтенроссия олимпия көне кысаларында җиңел атлетика ярышлары Түбән Камада “Олимпиец” балалар сәламәтләндерү лагеренда үтте. Чарада йөздән артык бала катнашты.
Аларга 100 м, 300 м, һәм 600 метрга йөгерүдә көч сынашырга туры килде. Ярышлар көн буе үтте. Бөтенроссия олимпия көне йомгаклау этабы булып “швед эстафетасы” үткәрелде, ул 400 м, 300 м, 200 м һәм 100 метрга йөгерүдән торды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча барлык җиңүчеләргә медаль һәм грамоталар тапшырылды. Балалар үзләренең ярышларын Россия командасының Лондонда 27нче июльдә башланачак Олимпиадада чыгыш ясауларына багышладылар, моның белән алар җыелма команда өчен россиялеләрнең гомуми йөкләмәсенә үзләренең зур өлешләрен керттеләр: Лондоннан булдыра алган кадәр күп медаль алып кайтырга.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования