Вернуться к обычному виду

Түбән Камада “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе старт алды

 
Түбән Камада “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе старт алды

Түбән Камада “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе старт алды

Августның 1еннән алып 25енә кадәр Түбән Камада “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” традицион хәйрия акциясе үтәчәк. Ул Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы һәм “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлеге инициативасы буенча үткәрелә.

Традиция буенча, 1нче августта “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе Түбән Кама муниципаль районында да старт ала. Узган ел акция кысаларында 1 млн. сумнан артык ярдәм күрсәтелде, 269 беренче сыйныф укучысы мәктәпкә әзерләнде, шулай ук 314 2-11нче сыйныф укучыларына ярдәм тиде. 2007-2011нче елларны гомуми алганда, Татарстан буенча аз керемле гаиләдән 85 мең 730 беренче сыйныф укучысына мәктәпкә әзерләнергә булыштылар, 63 млн. 373 мең сумлык ярдәм күрсәтелде.

Быел яңа уку елында беренче сыйныфка Татарстан буенча 37 211 бала бара. Алдан алынган мәгълүматлар буенча, 6 мең 132 бала ярдәмгә мохтаҗлык кичерә. Моннан тыш, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе кысаларында аз керемле, күп балалы гаиләдән, инвалид ата-ана белән яшәүче, инвалид бала булган 2-11нче сыйныф укучыларына ярдәм күрсәтеләчәк.

Түбән Кама муниципаль районында яшәүчеләр, шәхси эшмәкәрләр, оешмаларны Түбән Кама укучыларын мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итүдән читтә калмаска һәм бу изге эштә катнашырга чакырабыз. Кирәкле мәгълүматны 8(8555) 42-46-63, 42-64-35 телефоны буенча белергә мөмкин, адрес – Тукай ур. 18, “Веста” үзәге.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования