Вернуться к обычному виду

Хәзер Түбән Камада авиарейсның тоткарлануы турында sms аша белергә була.

 
Хәзер Түбән Камада авиарейсның тоткарлануы турында sms аша белергә була.

Хәзер Түбән Камада авиарейсның тоткарлануы турында sms аша белергә була.

Тиздән түбәнкамалылар авиарейсларны онлайн режимында бронировать итә алачак, ләкин инде хәзер үк яңа хезмәттән файдалана алалар: рейс статусы турында sms һәм e-mail алу. “Бегишево” аэропорты сайтында яңа сервислар куллануга әзер. Шулай, рейслар статусын онлайн-табло аша күзәтергә була, ә очу, төшү вакыты һәм рейсның тоткарлануы турында мәгълүматны мобиль телефоннарга яисә электрон почтага текстлы хәбәр аша җиткерәчәкләр. Сайтта хәбәр ителгәнчә, мәгълүмат бушлай тапшырыла. Мәгълүмат алуның шул ысулын сайлаган очракта, клиентка бары тик sms өчен генә түләргә кирәк булачак. Sms хәбәрнең бәясе мобиль операторлар куйган хакка карап билгеләнә. Бу хезмәттән якында урнашкан шәһәрләрдә яшәүчеләр генә түгел, ә яшәү урынына бәйле булмаган рәвештә, сайтка керүче һәр кеше файдалана ала.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования