Вернуться к обычному виду

“Түбән Кама нефтехим” ААҖ һәм «Toyo Engeniring» дүртенче чират полистирол заводын төзүгә килешүгә кул куйдылар.

 
“Түбән Кама нефтехим” ААҖ һәм «Toyo Engeniring» дүртенче чират полистирол заводын төзүгә килешүгә кул куйдылар.

“Түбән Кама нефтехим” ААҖ һәм «Toyo Engeniring» дүртенче чират полистирол заводын төзүгә килешүгә кул куйдылар.

18 июльдә “Түбән Кама нефтехим” ААҖе генераль директоры Владимир Бусыгин һәм «Toyo Engeniring» проекты җитәкчесе Коиши Оиши (Япония) лицензияле килешүгә һәм дүртенче чират полистирол заводын төзүне детальле проектлаштыру һәм проект буенча җиһазлар кайтару турында контрактка кул куйдылар. Әлеге контрактка кул куелганнан соң мономердан полимер җитештерүгә күчү программасы тәмамлана. 2003, 2006 һәм 2008 елларда компания чиратлап полистирол чыгару буенча өч тармакны эксплуатациягә кертте. Бүген “Түбән Кама нефтехим” ААҖе рәсәй полистирол җитештерүчеләре арасында лидер позицияне алып тора. 2011нче елда “Түбән Кама нефтехим” ААҖенең гомумрәсәй полистирол җитештерүдәге өлеше 60%тан артык, барлыгы 187,5 мең тонна чимал җитештерелгән, 18% продукция экспортка чыгарылган. “Түбән Кама нефтехим” ААҖе- эре нефтехимия компаниясе, синтетик каучук һәм пластик эшкәртү буенча Рәсәй Федерациясендә лидер позиция алып тора. “Таиф” компанияләре группасына керә. Компания 1967 нче елда оешкан, төп җитештерү куәте Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәрендә урнашкан. Җитештерелгән продукция ассортиментында 140тан артык төр. Акционер җәмгыять җитештергән продукция Европа, Америка, Көньяк-Көнчыгыш Азиянең 52 иленә экспортлаштырыла. Экспортка чыгарылучы продукциянең өлеше гомуми җитештерелгән продукциянең якынча 50%ын тәшкил итә.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования