Вернуться к обычному виду

Түбән Кама янгын сүндерүчеләре янгын-гамәли спорт төрләре буенча ТР җәйге чемпионатында икенче урын алдылар.

18 июльдә Яр Чаллыда янгын-гамәли спорт төрләре буенча республика ярышлары төгәлләнде. Чарада республиканың 60 спортчысы катнашты. Түбән Кама янгын сүндерүчеләре икенче урын алдылар.
Чемпионат “Төзүче” стадионында ике көн барды. Каршылыклары булган йөз метрлы юлны үтү буенча беренче ярышта Түбән Кама вәкилләре иң яхшы нәтиҗәне күрсәтте (5607 очко), икенче урын Әлмәт командасында (5221 очко), өченче урын – казанлыларда (4965 очко). Аннан соң 4х100 пожар эстафетасы булды, анда спортчылар каршылыкларны җиңәргә һәм янгын сүндерергә тиеш иде.
Кичә баскычлар белән янгын сүндерү буенча ярыш үтте. ТР МЧС спорт бүлеге башлыгы Алексей Михайлов хәбәр иткәнчә, ике көнлек ярыш нәтиҗәләре буенча Әлмәт командасы лидер булды, икенче урын Түбән Кама янгын сакчыларыныкы, өченче урында - казанлылар.

Back to the list

Яндекс.Метрика Яндекс цитирования