Вернуться к обычному виду

Түбән Каманың 18 укытучысы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы грантын алдылар.

 
Түбән Каманың 18 укытучысы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы грантын алдылар.

Түбән Каманың 18 укытучысы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы грантын алдылар.

Түбән Кама муниципаль районының 18 укытучысы Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы “ИКТ өлкәсендә иң яхшы педагог” грантына ия булдылар. Грант өчен ярышта катнашучыларны сайлап алу Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү стратегиясе икенче этабы кысаларында узды. Аңа инфокоммуникацион технология өлкәсендә эшләүче Татарстан укытучылары дәгъва иттеләр.
Конкурска 497 укытучы гариза тапшырды. Конкурс комиссиясе тарафыннан җиңүчеләр исемлеге төзелде, анда 375 кеше кертелде, шулардан 18 - түбәнкамалы. Грант отучылар саныннан күренгәнчә, безнең шәһәр бары тик Казаннан (70 кеше) һәм Яр Чаллыдан (22 укытучы) гына калышты.
Хәзер Түбән Кама укытучылары 2012-2013 нче уку елында ай саен хезмәт хакларына өстәмә рәвештә 6-8 мең сум акча алып барачаклар.
Түбән Кама мәктәпләре республикада алдынгыларның берсе. Бездә “ТРда электрон мәгариф” республика программасы кысаларында информацион технологияләр кертелә. Һәр мәктәптә «Wi-Fi» Интернет челтәренә чыбыксыз керү системасы урнаштырылган, электрон журнал һәм укучылар көндәлеге тутырыла, мәктәп сайтлары ачылган. Бары үткән елда гына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы аша мәгариф учреждениеләренә 209 компьютер, 151 интерактив такта, 343 мультимедиа проекторы китерелде. Электрон мәгарифтә компетенция үзәге булган 10 нчы мәктәп өстәмә рәвештә 2 плазмалы панель, 120 нетбук, 36 компьютер, проекцион җиһазлар (7 экземпляр) белән җиһазландырылган.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования