Вернуться к обычному виду

1нче августтан Түбән Камада кәгазь бердәм социаль юл йөрү билетларын бетерәчәкләр.

 
1нче августтан Түбән Камада кәгазь бердәм социаль юл йөрү билетларын бетерәчәкләр.

1нче августтан Түбән Камада кәгазь бердәм социаль юл йөрү билетларын бетерәчәкләр.

1нче августтан Түбән Камада тулысынча кәгазь бердәм социаль юл йөрү билетлары кулланылыштан чыгарылачак. Хәзер аларны ташламалы транспорт өстәмәсе булган электрон карталар алыштырачак. Исегезгә төшерәбез, Түбән Камада инде 1нче апрельдән үк ташламаларга ия кешеләр юл йөрү хакын түләү өчен транспорт карталарыннан файдалана алалар. Бүгенге көнгә 20 меңнән артык шәһәр һәм район кешесе электрон юл йөрү билетлары алды инде. Әмма ташламалы транспорт өстәмәсе булган электрон карталар белән бергә кәгазь бердәм юл йөрү билетлары да кулланылышта булды. 1нче августтан исә кәгазь билетлар тулысынча электрон карталарга алыштырылачак. Татарстанның башка шәһәрләрендә (Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән) кәгазь юл йөрү билетларыннан бары тик 1 сентябрьдә генә баш тартачаклар. Түбән Кама, күпчелек ташламалы категориягә ия пассажирлары яңа автоматлаштырылган системаны актив куллануы сәбәпле, башкалардан алда электрон юл йөрү билетларына күчә.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования