Вернуться к обычному виду

Саклык банкы Түбән Кама промузелы предприятиеләрен модернизацияләүне финанслауга алына.

 
Саклык банкы Түбән Кама промузелы предприятиеләрен модернизацияләүне финанслауга алына.

Саклык банкы Түбән Кама промузелы предприятиеләрен модернизацияләүне финанслауга алына.

16 июль, иртән, Кремльдә Татарстан һәм Саклык банкы арасында кул куелган килешүдән күренгәнчә, 2012-2013нче елларда илнең иң зур банкы Түбән Кама ТЭЦ-1 (ОАО «ТГК-16») җитештерү җиһазларын модернизацияләү, “ТАИФ-НК” ААҖ нефть эшкәртү заводларының авыр калдыкларын тирәнтен эшкәртү комплексын төзү, “Түбән Кама нефтехим” ААҖендә этилен комплексы, Түбән Камада нефтехимия һәм нефть эшкәртү заводлары комплексы төзү кебек эре инвестицион проектларны финанслауда катнашачак. Килешүне банк һәм Татарстан арасындагы үзара йогынтылар турындагы сөйләшүләр ныгыта. Болардан тыш, Сбербанк, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне кабул итү форма һәм методларын камилләштерү буенча чаралар үткәреп, озак вакытлы “Доступная среда” ТР максатчан программасын 2011-2015 нче елларда реализацияләүдә ярдәм итәчәк. Сбербанкның “Татарстан банкы” бүлеге 2011нче елда республика бюджетына түләнгән салымнар күләме буенча җиденче салым түләүче булып тора. Узган елда Сбербанк тарафыннан республикада кече һәм урта бизнес өчен 9,8 млрд. сум күләмдә кредит бирелгән. Физик затлар өчен кредит портфеле 33 млрд.сумга җитте. Эре инвестицион проектлар 14млрд.сумга финансланды. 2012нче елның беренче яртысында Сбербанк тарафыннан 33 млрд.сумлык проектлар хупланды.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования