Вернуться к обычному виду

Түбән Кама районында беренче авыл пляжы ачтылар.

 
Түбән Кама районында беренче авыл пляжы ачтылар.

Түбән Кама районында беренче авыл пляжы ачтылар.

Болгар авылы халкы өчен бу чын мәгънәсендә бүләк булды. Аларның авыл җирлеге территориясендә депутатлар һәм җирле кертемнәр ярдәмендә төзелгән беренче авыл пляжы ачтылар. Төзекләндерелгән, уңайлыклары булдырылган ял зонасы җирле күл ярында булдырылды. Хәзер монда суга алып төшә торган баскыч, пирс куелды, волейбол уйнау өчен мәйдан булдырылды. Яңа пляжны ачу тантаналы рәвештә узды. Пляж ачу тантанасына махсус рәвештә “Нептун көне” бәйрәме әзерләделәр, анда төрле бәйгеләр һәм ярышлар оештырылды.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования