Вернуться к обычному виду

Кубаньда су басудан зыян күрүчеләр өчен гуманитар ярдәм кабул итү төгәлләнә.

 
Кубаньда су басудан зыян күрүчеләр өчен гуманитар ярдәм кабул итү төгәлләнә.

Кубаньда су басудан зыян күрүчеләр өчен гуманитар ярдәм кабул итү төгәлләнә.

Атна дәвамында Түбән Камада өч ярдәм кабул итү пункты эшләде, анда теләге булган һәр кеше Краснодар краенда зыян күрүчеләр өчен кирәк-яраклар һәм ашамлыклар алып килә алды. Пунктлар “Веста” һәм “Милосердие” социаль үзәкләрендә ачылган иде, шулай ук зур күләмле әйберләр өчен Түбән Кама коммерция үзәге территориясендә склад бинасы бүленеп бирелде. Бүгенге көнгә түбәнкамалылар 1 миллион сумнан артыграк күләмдә ярдәм күрсәттеләр. Әйтеп үтәргә кирәк, күп кенә шәһәр оешмалары ярдәмне турыдан-туры җибәрделәр. Мәсәлән, «Татнефть» ААҖ составына кергән оешмалар гуманитар ярдәмне нәкъ шулай җибәрделәр дә. «Татнефть» ААҖ җыйган йөк Краснодар краена инде 12 июльдә үк китте. Түбән Камадан гуманитар ярдәмне 17 июль көнне иртән иртүк җибәрәчәкләр. Бүгенге көнгә ТР буенча Кубаньда су басудан зыян күрүчеләр өчен гуманитар ярдәм кабул итүне туктату турында карар кабул ителде. Краснодар краенда зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү максатыннан Түбән Кама шәһәре һәм районы ПФР Идарәсе хезмәткәрләре Краснодар крае буенча ОПФР хезмәткәрләренә бер көнлек эш хакларын күчерделәр. Хәзерге көндә бәлага дучар булган кешеләргә акчалата ярдәм итәргә теләгәннәр өчен акча күчерү дәвам итә.
Акча күчерү өчен реквизитлар: ИНН 2309030678 КПП 230901001 Краснодарское краевое отделение Общероссийской общественной организации «Российский Красный Крест» Краснодарское отделение № 8619 Сбербанка России к/с 30101810100000000602 БИК 040349602 р/с 40703810330000000106
Назначение платежа: Добровольное пожертвование гражданам, пострадавшим от наводнений в Краснодарском крае в 2012 году.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования