Вернуться к обычному виду

Түбән Кама легендар рәссам белән хушлашты.

 
Түбән Кама легендар рәссам белән хушлашты.

Түбән Кама легендар рәссам белән хушлашты.

Бүген Түбән Кама шәһәрнең Почетлы кешесе, Русия рәссамнар берлеге әгъзасы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык рәссамы, сынчы Әхсән Сәрим улы Фәтхетдинов белән хушлашты.
Түбән Кама комплекслы музее легендар рәссамның иң яхшы эшләре урнаштырылган күргәзмә залларының берсендә гражданлык панихидасы үтте. Әхсән Сәрим улы белән хушлашу өчен йөзләгән шәһәрле, Татарстанның Мәдәният министрлыгы, ТР Дәүләт Советы вәкилләре, Түбән Кама муниципаль район җитәкчелеге, Түбән Кама шәһәре Мэры Айдар Метшин килде.
“Әхсән Сәримович мәңгегә Түбән Кама шагыйре булып калачак. Аның эшләре, аның иҗаты- бу безнең шәһәрнең символы. Аның тормыштан китүе- иҗатны югары бәяләүчеләр өчен зур югалту. Әхсән Сәримович турында якты истәлекләр күңелләрдә мәңгегә калачак,”- диде шәһәр башлыгы.
Әхсән Сәрим улы Фәтхетдинов бүген Түбән Кама үзәк зыяратының Дан Аллеясенә күмелде. Исегезгә төшерәбез, Әхсән Фәтхетдинов 15 июльдә 74нче яшендә арабыздан китте.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования