Вернуться к обычному виду

Түбән Кама “Нефтехимигы” бүген Хабаровск “СКА-Энергиясе” белән уйнаячак.

 
Түбән Кама “Нефтехимигы” бүген Хабаровск “СКА-Энергиясе” белән уйнаячак.

Түбән Кама “Нефтехимигы” бүген Хабаровск “СКА-Энергиясе” белән уйнаячак.

Түбән Кама “Нефтехимик” футбол клубы бүген ФМЛ Рәсәй Беренчелеге кысаларында өйләрендә уен уйнаячак. Түбәнкамалыларның көндәше - “СКА-Энергия” Хабаровск клубы футболчылары. Уен Түбән Каманың иң зур стадионнарыннан берсе- “Нефтехимик”та булачак, ул өч мең кеше сыйдырышлы. Уен башлана - 20:00 мск сәгатьтә (03:00 Хабаровск вакыты). Керү ирекле. Уенның хөкемдарлары -Лаша Верулидзе (Владикавказ), Александр Богданов (Верея), Юрий Гречишкин (Санкт-Петербург). Көндәшләрнең әлегә очрашу тарихлары дәвамлы түгел. Ике команда катнашындагы матчлар 6 булды, шулардан дүртесендә армеецлар командасы җиңсә, бары тик икесендә генә “Нефтехимик” отты.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования