Вернуться к обычному виду

Түбән Кама депутатлары Түбән Кама муниципаль районында гаилә ялы концепциясен эшләүгә керешәчәк.

 
Түбән Кама депутатлары Түбән Кама муниципаль районында гаилә ялы концепциясен эшләүгә керешәчәк.

Түбән Кама депутатлары Түбән Кама муниципаль районында гаилә ялы концепциясен эшләүгә керешәчәк.

Яңа концепция 2013 елның 1 гыйнварына кадәр чыгарга тиеш. Шәһәрлеләрнең гаилә ялын оештыруга комплекслы якын килү, аның яңа формаларын үстерү, инвистицияләрне бу тармакка тарту буенча өстәмә чаралар турында соңгы Түбән Кама шәһәр Советы сессиясендә сүз булды. Түбән Кама шәһәре Мэры урынбасары Эльвира Долотказина сүзләренчә, гаилә ялын оештыру – бу гаиләләрне яклау өлкәсендә иң мөһим юнәлешнең берсе. Сүз уңаеннан, сессиягә әзерлек вакытында депутатлар “Түбән Кама хатын-кызлары” оешмасы белән берлектә спорт, мәдәни-күңел ачу учреждениеләре, Түбән Каманың сату һәм җәмәгатьчелек туклануы оешмалары эшен өйрәнде. Өйрәнү нәтиҗәләре буенча шуны билгеләп үттеләр, Түбән Камада балалар һәм өлкәннәрнең ялын оештыру буенча эш алып барыла инде. Мисал өчен, мәдәни-ял итү хезмәте Түбән Камада 17 мәдәният учреждениесендә күрсәтелә, массакүләм ял итү урыннарында, 7 спорт комплексында әти-әниләр балалары белән берлектә төрле спорт төрләре белән шөгыльләнә алсын өчен кирәкле шартлар тудырылган. Түбән Кама яшьләре арасында экстрим-парк популярлык казанган, ул 2011 елда ачылды. Бүген Түбән Каманың Мурадьян урамында футбол кыры, волейбол,баскетбол өчен мәйданы булган гаилә-спорт паркының яңа моделе төзелә. Анда җәяүлеләр өчен сукмак һәм велоюллар, беседка, эскәмия, велопаркинг булдырылачак. Алга таба балаларның ялын оештыру эшен яхшырту максатыннан, халык тарафыннан сайланучылар шәһәрлеләрнең гаилә ялын оештыруга комплекслы якын килүне тәкъдим итәләр. Депутатлар фикеренчә, өстәмә оештырылган чаралар гаилә ялын оештыру, балаларның һәм яшүсмерләрнең мәшгульлеген булдыру һәм сәламәтләндерү өчен, түбән һәм уртача керемле гаиләләр өчен ялның мөмкинлеген арттыру буенча оптималь шартлар тудырырга тиеш.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования